Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Әгъләмова Нурия Нургаян кызы Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге ”Гармония” хезмәткәрләре  тарафыннан котлау кабул итте.

 “Өлкәннәрне гаиләгә кабул итеп алу” Республика проекты кысаларында  ялгыз пенсионер, I группа инвалиды 2017 нче елның март аеннан Буа шәһәрендә Абдульмановлар гаиләсендә яши. Проектта катнашучы өлкән кеше кайгырту, игътибар белән чолгап алынган.

Өйгә килеп социаль ярдә күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Нурия Нургаян кызына  нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International