Чөгендер уңышының яртысы казылды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында урып-җыю һәм азык әзерләү эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 октябрьгә 15783 гектарда игелә торган техник культураларның уңышы 9818 гектардан, ягъни 62 проценттан җыеп алынган. Татлы тамыр уңышының 56 проценты казып алынган, ул иң зур мәйдан – 8918 гектар тәшкил итә. Бу-200252 тонна. Әлегә уртача уңыш гектарыннан 401 центнер тәшкил итә. «Авангард» та ул - 542, «Ямбулат» та - 535, «Коммуна» да 450 центнерга тиң.

«Авангард» агрофирмасында һәм «Коммуна» ширкәтендә кукуруз суктырыла, фермер хуҗалыкларында көнбагыш суктыралар. Беренче культура барлык мәйданның 34 процентыннан, икенчесе 47 проценттан җыеп алынган.

Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. Кукурузны яшел азык һәм силос өчен чаптыралар. Кышлату өчен кирәкле 78761 тонна сусыл азыкның 66608 тоннасы, ягъни 85 проценты салынган. Һәр шартлы терлеккә 24,5 центнер азык берәмлеге әзерләнде. 24033 тонна салам әзерләнгән, 54256 гектарда туңга сөрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International