Санлы телевидение тапшыруларын карар өчен аңа приставка һәм антенна сатып алган очракта аерым категория гражданнарга компенсация бирелә.
Моның өчен агымдагы елның 1 декабренә кадәр Буа районындагы 15 номерлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм бары тик инвалидлар, 70 яше тулган пенсионерлар гына яшәгән гаиләләргә бирелә. Икенче төп шарт булып керемнәре җан башына 20 мең сумнан артмау тора. Сатып алган приставка һәм антеннаның һәрберсенең бәясе 1 мең сумнан артмаска тиеш. Адрес: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52. Телефоннар: 3-16-89, 3-17-03, 3-28-09.