"Алтынчәч" балалар бакчасы мөдире Алена Горелова җитәкчелегендәге коллектив әгъзалары иртәдән урман хуҗалыгыннан миләш үсентеләре алып кайтып, үз территорияләрендә утырттылар.
Ел саен үткәрелә торган агач утырту акцияләрендә Коллектив актив катнаша. Алар Көнбатыш бистәнең Г. Исхакый урамын яшелләндерү өчен җаваплы. «Алтынчәч» балалар бакчасы вәкилләре миләшләргә өстенлек бирә. Матур да, югары да үсми.