ГХАТ бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 9 аенда Буада 224 бала туган (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 49га кимрәк), 460 кеше үлгән (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 52гә кимрәк).
Шундый ук никахлашу һәм аерылышу статистикасы да – 163 пар (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9га кимрәк) никахларын теркәгән, 83 (4кә кимрәк) аерылышкан.