Бүген Буа шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Сәламәт хәрәкәт"волонтерлар - медикларның Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлегендә катнашучы мәктәп волонтерлык отряды районда беренче булып теркәлде.
«Медиклар волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Макарова Анна Вячеславовна, «Укучыларны медицинага Профориентацияләү» юнәлеше волонтерлары Нуриев Аждар һәм Янтыков Азиз 9 нчы сыйныф укучылары өчен медицинага профориентация буенча лекция укыдылар. Аннан соң 5 сыйныф укучылары "Тормыш пульсы"дигән квест-уенда катнаштылар. Укучылар 6 станцияне уздылар: "яңа дус белән танышу", "сәламәтлек кирпечләре", "иртә зарядкадан башлана", "үз ланчыңны җый", "угадайка", "умники и умницы".
Барлык укучылар да "волонтер-медиклар"дан истәлекле бүләк алдылар.