"Ял итү үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе "Кино+Театр" республика акциясендә катнаша. Чара "Татаркино" мәдәният учреждениесе тарафыннан Г.Камал исм. Татар дәүләт академия театры белән берлектә, Россиядә Театр елы кысаларында үткәрелә. 2019 елның 14 октябреннән башлап 14.00 сәгатьтә Буа шәһәренең Ял үзәгендә Камал театрының иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк. Билет бәясе -50 сум. Барлык сораулар буенча телефон: 3-72-57