19 октябрь көнне Буа «Татарча диктант» акциясенә кушылачак

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында 2019 елның 19 октябрендә 13:00 сәгатьтә «Татарча диктант» белем бирү акциясе үткәрелә

Буа муниципаль районында акция 22 мәйданчыкта узачак (1 нче урта мәктәп, 2 нче Лицей, М.Вахитов исем.гимназия, Лицей-интернат, 5 нче Гимназия, Р.Сагдеев исем. урта гомуми белем бирү мәктәбе, Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе, Түбән Наратбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе, Кырык Садак  төп гомуми белем бирү мәктәбе, Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбе,  Иске Тинчәле төп гомуми белем бирү мәктәбе,Бик-Үти төп гомуми белем бирү мәктәбе, Күл Черкене төп гомуми белем бирү мәктәбе, Камброд төп гомуми белем бирү мәктәбе, Карлы төп гомуми белем бирү мәктәбе, Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе, Яңа Чәчкап төп гомуми белем бирү мәктәбе, Яңа Тинчәле урта гомуми белем бирү мәктәбе, Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе, Янтуган урта гомуми белем бирү мәктәбе,  Буа ветеринария техникумы, Буа медицина көллияте, КСЮИ, Буа муниципаль районының Мәдәният идарәсе). Акциянең максаты-дөрес язу, әдәби татар телен белү белән кызыксынуны арттыру, үз-үзеңне тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International