Һәр кеше өчен үрнәк булган кешеләр дә бар. Шуларның берсе-Яңавыл авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әнвәр Низамов.
Шушы көннәрдә ул үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме уңаеннан ветеран-педагог җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен кабул итте. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленар Хисамов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Ханбиков, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе Илһамия Сабирҗанова, Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов килделәр.
Әнвәр Борһан улы сугыштан соңгы елларда туган якларына кайткач, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Бүген ветеран балалары, оныклары Һәм оныкчыклары кадер-хөрмәтендә яши. Ул бүген дә актив җәмәгать тормышы белән яши, авылдашларының, якташларының зур ихтирамын казана, акыллы киңәше белән һәрвакыт булыша, укучыларының уңышларына сөенеп яши.
Хөрмәтле Әнвәр Борһан улы! Сезнең көчле ихтыярыгыз, кыюлыгыгыз, тормыш юлы бездә горурлык хисләре уята. Сезгә озын гомер, иминлек һәм күңел тынычлыгы телибез!