ГТХМ хезмәткәрләренең "Алтынчәч" балалар бакчасы балалары белән очрашулары традициягә әйләнде.

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

ГТХМ хезмәткәрләре үсеп килүче буынны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүнең, мөмкин булган экстремаль ситуацияләрне булдырмый калуның һәм аларны сакчыллыкка өйрәтүнең төп максаты булган чаралар үткәрәләр. Балалар белән мавыктыргыч әңгәмә булды, анда ГТХМ хезмәткәрләре аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балаларга "Шырпы - балаларга уенчык түгел", ут белән уйнауның куркыныч булуын һәм утның кеше дошманына әверелә алуын аңлаттылар. Әңгәмә барышында шулай ук көзге чорда балаларның бозда куркынычсызлыгы турында да сүз барды. Чара ахырында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бозда, электр приборлары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләре сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International