Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Бармак гимнастикасы " дигән яңа технология кертелгән.

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты бурычларының берсе-өлкән яшьтәге кешеләрнең физик активлыгына ярдәм итү. Бу бурычны хәл итү өчен Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бармак гимнастикасы»дигән яңа технология кертелгән. Билгеле булганча, әлеге методика кул-аякларның мотор функцияләрен, буыннарның хәрәкәтчәнлеген торгызырга ярдәм итә. Вак моторика яки кул чугының һәм табанның манипулятив функциясен үстерү һәр кешенең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешенең тормышында зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә вак моториканы үстерү кешегә көнкүреш күнекмәләренә тизрәк ияләшергә мөмкинлек бирә, күп кенә психик функцияләр: игътибар, хәтер, сүз барлыкка килүгә ярдәм итә. Вак моториканы үстерүгә күнегүләр йогынтысында ярымшаралар арасындагы хезмәттәшлекне оптимальләштерү бара, интеллектуаль һәм танып-белү процесслары активлаша. Боларның барысы да, үз чиратында, кешене җәмгыятьтәге адаптациягә һәм үз-үзен тормышка ашыруга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International