Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе ММЧ белән үзара хезмәттәшлек буенча лидер

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алды.

Бу хакта Росреестрның бөтен ил буенча территориаль органнарының матбугат хезмәтләре киңәшмәсе кысаларында видео-конференция форматында хәбәр иттеләр.
Берничә ел дәвамында Идарә бу юнәлештә алдынгы урыннарны били. Моның артында ведомствоның зур эше тора.

Идарә Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларындагы хезмәттәшләренә хокукый мәгълүмат бирү өлкәсендә актив хезмәттәшлек, законнардагы яңалыкларны аңлату һәм Росреестр эшчәнлегенә кагылышлы иң мөһим темаларны оператив яктырту өчен («Татар-информ» МА, «Россия – Татарстан» Бөтенроссия телерадиокомпаниясе филиалы, шул исәптән радиотапшырулар хезмәте, «Яңа гасыр», «Республика Татарстан», «Бим радио», «Татарстан24» газеталары, район массакүләм мәгълүмат чаралары һ. б.) рәхмәт белдерә.

Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлекне төрле яктан һәм объектив яктыртуны стимуллаштыру максатларында журналистлар өчен конкурс үткәрә, дип искә төшерә.

Катнашу һәм конкурс эшләре өчен гаризалар 1 ноябрьгә кадәр электрон почта аша кабул ителә press@rosreestr.org ("ММЧ конкурсы»тамгасы белән).

ММЧ өчен өстәмә мәгълүмат 8 (843) 255-25-10 телефоны буенча. Конкурс үткәрү турындагы Нигезләмә белән rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтта танышырга мөмкин  «Матбугат хезмәте»бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International