Бала өчен түләү артачак

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Ел башыннан беренче баласын тудырган (уллыкка-кызлыкка алган) әниләргә компенсация түләү тәртибе үзгәрәчәк.  Ул кайсы очракларда билгеләнәчәк, моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

2017 елның 28 декабрендәге федераль закон ниге-зендә  2018 елның 1 гыйнварыннан  беренче баласын тудырган яисә уллыкка һәм кызлыкка алган әниләргә айлык түләү бирелә башлаган иде. Ул гаиләдә җан башына айлык керем күләме мөрәҗәгать итү елыннан алда килүче елның икенче кварталында  Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә яраклы халык-ның яшәү минимумы күләменнән  1,5 тапкырдан да зуррак булмаган очракта билгеләнде. Киләсе елның 1 гыйнварыннан аны җан башына керемнәре яшәү минимумы зурлыгыннан 2 тапкырдан күбрәк булмаучылар ала алачак. 

Бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать иткәндә, түләү бала туган көннән исәпләнә башлаячак. Башка очракларда –  мөрәҗәгать иткән көннән. Айлык түләү-не рәсмиләштерү өчен яшәү урыны (вакытлыча яшәү)   яисә фактта тору урыны буенча социаль яклау органнарына яки  күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International