Бүген Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов районның православие җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, Буа, Апас, Чүпрәле районнары благочинныйлары, Буа шәһәре Троицк приходы настоятеле Иван Ткачук, Ырыңгы авылы Изге Благовер кенәз Александр Невский Храмы Рухание Игорь Егоров,Әлши Изге великомученица Маргарита чиркәве приходы настоятеле Сергей Раевский, Кыят авылының Богоявлен чиркәве приходы настоятеле Николай Каргин һәм авыл җирлекләре башлыклары. Очрашу кысаларында Буа муниципаль районы делегациясенең Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең IV форумында катнашуы турында фикер алыштылар, анда Идел буе федераль округында Рус Православие Чиркәве митрополияләре вәкилләре катнашачак. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында православие мәдәниятен саклау һәм үстерү, дин тотучыларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни киңлеген үстерү, мәдәни байлыкларның сыйфатын арттыру» номинациясендә Социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча республика конкурсында Буа муниципаль районының «Буа муниципаль районының Зур Фролово авылы Изге чыганагы» проекты белән катнашуы турында да сөйләштеләр.