"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру турында

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районында фельдшер – акушерлык пунктларына һәм «Буа РҮХ» ДАССОга авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны китерү буенча эш алып барыла.

Илтеп җиткерүнең максаты-планлы дәвалау-диагностика чараларын, диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен гамәлгә ашыру.

«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре белән бергә «социаль такси»моделе автомобилендә максатчан төркемнәрне медицина оешмаларына китерү план-график нигезендә тормышка ашырыла. 2019 елның сентябреннән бирле барлыгы 659 өлкән граждан катнашкан. 2020 ел ахырына кадәр фельдшер – акушерлык пунктларына һәм «Буа РҮХ " ДАССОга 686 кеше китереләчәк.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» хезмәткәрләре һәм медиклар бердәм эшли. Өлкән яшьтәге гражданнар бик канәгать һәм китереп бирүне, медицина тикшерүләрен оештырганнары өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International