Буа шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасында икенчел чимал җыю буенча «Без чиста шәһәр өчен!» экологик акция тәмамланды. Балалар әти-әниләре белән бергә зур энтузиазм һәм ярыш рухы белән пластик капкачлар һәм батарейкалар җыйдылар. Әлеге экологик акция барышында барлыгы 11 кг эшкәртелгән батарейка һәм 1672 капкач җыелды. Хезмәткәрләр, ата-аналар һәм балалар бу йөкне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына арытаба утильләштерү өчен "Идел аръягы территориаль идарәсе" нә китерделәр. Анда безнең балалар батарейкаларның һәм капкачларның зыяны турында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, шигырьләр сөйләделәр. "Һәр капкачка һәм эшкәртүгә тапшырылган батарейка-әйләнә-тирә мохиткә зарарлы матдәләр чыгаруны киметү, димәк, сәламәтлеккә зур өлеш!"- дип билгеләп үтте әлеге оешма директоры. Яңа буын экологик яктан грамоталырак һәм чүпне аерым җыю алар өчен көндәлек тормыш нормасы булыр дип ышанасы килә.


