Бүген ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумы булды

2019 елның 18 октябре, җомга

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе Чүпрәле муниципаль районындагы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белән тыгыз эш алып бара.

Бүген «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Буа муниципаль районының профилактика субъектлары һәм приют белгечләре катнашында ведомствоара социаль реабилитация консилиумы оештырдылар.

Утырыш барышында гаиләләр белән эшләү нәтиҗәләре, приютта тәрбияләнүчеләрнең үсеш динамикасын һәм коррекциясен анализлау каралды. Комиссия авыр тормыш хәленнән чыгу өчен алдагы чаралар планын билгеләде. Ата-аналарга балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм яшәү өчен шартлар тудыру буенча киңәшләр бирелде.

Белешмә өчен, хәзерге вакытта приютта Буа муниципаль районының 5 гаиләсеннән 6 бала бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International