Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдиновның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 19 октябре, шимбә

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бу көн үз хезмәтләре һәм осталыклары белән Буа муниципаль районы торак пунктларының юл һәм күперләр, урам-юл челтәрен төзекләндергән һәм тәртиптә тоткан барлык кешеләрне берләштерә. Юл хуҗалыгының барлык объектлары да безнең тормышыбызда зур әһәмияткә ия. Сыйфатлы юллар һәм юл челтәре таралган заманча транспорт узеллары-икътисадый үсеш бурычларын уңышлы хәл итү өчен кирәкле нигез, уңайлы һәм социаль имин мохит формалаштыру. Һәр тапшырылган объект артында - сезнең киеренке эш, сезнең гади булмаган эш көннәрегез.

Тармак ветераннарына аерым рәхмәт. Сезнең тәҗрибәгез һәм эшкә бирелгәнлегегез яшь белгечләр өчен яхшы үрнәк булып тора.
Чын күңелдән Сезгә яңа хезмәт казанышлары телим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, тотрыклылык һәм иминлек телим!

Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International