Пай җирләре өчен түләү арта

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Киләсе ел башыннан  пай җирләре өчен аренда түләве бер гектарга 800 сумнан ким булмаска тиеш. Әлеге сан авыл халкының эш активлыгын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан расланган 3 номерлы беркетмәсенең 1.7 пунктына туры китереп билгеләнгән.

Бу уңайдан район җитәкчелеге пайчыларга һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренә пай җирләрен арендалау буенча гамәлдәге килешүләргә өстәмә килешүләр төзергә һәм түләүне үстерергә киңәш итә. Монысы киләсе ел өчен. Ә агымдагысында әлеге түләүләр буенча хәл ничегрәк тора?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында нигездә печән һәм ашлык белән түләү каралган. Суммасы бер гектарга 750 сумнан башлана. Әлеге бәя 2016 елдан бирле гамәлдә. Ул елны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы пай җире өчен аренда түләвен алынган уңыш бәясенең 5 проценты күләмендә билгели. Икътисад күрсәткечләрен, һава торышын исәпкә алып исәпләгәннән соң, уртача бәя 750 сумны тәшкил итә. Бер пай җирен уртача 4,5 гектар итеп алганда, ахыргы нәтиҗә 3375 сумнан ким булмаска тиеш. Агрофирмаларның, мөстәкыйль хуҗалыкларның күпчелегендә милекчеләр белән исәп-хисапны тәкъдим ителгән сумма буенча ясыйлар. Шул ук вакытта аны арттыручылар да җитәрлек. Бу нигездә фермер хуҗалыкларына хас. Мәсәлән, Кырык Садактан Зөлфия һәм Айрат Алләмовлар 4,5 гектарлы пай җире өчен 1 тонна ашлык – 700 килограмм арпа һәм 300 килограмм бодай биргәннәр. Аларның центнерын уртача 750 сумнан санаганда да, гомуми сумма 7500 сум чыга.

– Быел уңыш яхшы. Ул азрак булган алдагы елда 7 центнер биргән идек, – ди Айрат. Әле бу очракта да түләү күләме 5 мең сумнан артып китә. Яңа Тинчәле-дән Расыйх Мифтахетдинов пайчыларга быел 7 центнер, Ташкичүдән Салават Айзатуллин 1 тонна ашлык өләшкәннәр. Атабай-Әңкәбәдән Дамир Кыямов белән Рәсим Камалов бер пайга 2 центнер иген, берәр төргәк печән һәм салам таратканнар. Шуның өстенә пайчыларның көзен бакчаларын сукалыйлар, язын культивациялиләр, пай җире өчен салымны да түлиләр. Түбән Наратбаштан Фәнил Кадыйров та җир салымын түләүне үз өстенә алган. Тагын 3 центнер бодай, ике төргәк печән биргән. Эре хуҗалыклардан «Бола» агрофирмасында түләү суммасы 1 мең сумга тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International