Баһадир туды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Дүрт кило ярымлы уллары туды шәһәрдән Алинә һәм Айдар Нәҗмиевларның. Ул парның  беренче сөенече. Бәхетле әни белән элемтәгә чыктык.

– Бала тудыру йортында “Баһадир бу”, дип, кулыма тоттырдылар. Ирем, туганнарым белән сөендек тә, гаҗәпләндек тә. Бәби үзе хәрәкәтчән, карында да тик ятмады, - ди Алинә.

“Егеткә” исемне алдан ук уйлап куйганнар, Раяз дип кушканнар.

Аның дөньяга килү моментларын бала тудыру йорты мөдире Миләүшә Җәләлетдинова минутына кадәр хәтерли. 

– Гәүдәсе зур булганлыктан, бала үзе туарга ашыкмады, тиз карада карар кабул итеп, ярып алырга туры килде.  Кулга алгач та зур иде, - дип сөйләде мөдир.

Яшь әнигә биредәге медперсонал улын дөрес төрергә дә өйрәткәннәр. “Егет” хәзер өйдә, озак итеп йоклый, баһадир-ларча ашый, диләр.

Быел район бала тудыру йортында авырлыгы дүрт килодан узган 12 сабый дөньяга килгән. Шуларның 9ы малай, 3се кыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International