2019 елның 22 октябрендә «Теремок» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү, «Эколята-яшь сакчылар территориясе» дигән темага өлкән һәм әзерлек төркемнәре тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе утырышы булып узды.
Хөрмәтле кунакларны-методик берләшмәдә катнашучыларны бик матур шигырьләр һәм җырлар белән каршы алдылар. Аннан соң зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбиячеләре белән берлектә, олы яшьтәге балалар әзерләгән «Алмалы капчык» экологик әкият дөньясына тиз арада чумдылар.
Әхмәт балалар бакчасы тәрбиячесе Гайсина А.К. педагоглар белән «Экология безнең белән янәшә»дигән темага эшлекле уен үткәрде. «Эко-мәктәп/Яшел флаг» Халыкара программасында катнашу тәҗрибәсе белән «Теремок» балалар бакчасы педагогы Шакирова Г. Д. уртаклашты.
"Табигатьнең яшел йөрәге һәрвакыт тибсен" - "Теремок " балалар бакчасы тәрбиячесе Д. Д. Шәрипова үткәргән иҗади мастер-класс.
РМО җитәкчесе Р.Г. Бурнашева МБ үткәрүнең сыйфатына уңай бәя бирде, алынган мәгълүматның актуальлеген һәм кыйммәтен билгеләп үтте. Үз чыгышында шулай ук 2019-2020 уку елына РМО эш планы белән таныштырды.
ММОГА нәтиҗә ясап, барлык катнашучылар да алынган мәгълүматның методик һәм гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр.




