2019 елның 21 октябрендә балалар бакчасында, Алтынчәчтә тәрбияләнүчеләр өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре , балалар юл-транспорт травматизмын пропагандалау инспекторлары белән чираттагы очрашу оештырылды. Очрашу барышында муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Санатуллина Э. И. балалар өчен юл йөрү өлешенә экскурсия оештырылды, юл аркылы чыгу урыннары, светофорлар төрләре һәм җәяүлеләр өчен төп юл йөрү кагыйдәләре каралды. Тәрбияләнүчеләр юл билгеләре турында фикер алышуда актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Мондый чаралар системалы рәвештә үткәрелә һәм балаларда юл шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлы рәвештә формалаштыруга ярдәм итә, юллардагы куркыныч хәлләрдән кисәтергә булыша.


