Көздән сукалау өч яклап отышлы

2019 елның 25 октябре, җомга

Район хуҗалыкларында туңга сөрү финишына якынлаша. Шушы көннәрдә без трактор гөрелтесенә күмелгән “Дружба” агрофирмасы кырларында булып кайттык. Төгәлрәге, Кырлаңгы бүлекчәсендә. Биредә быел көздән 2,8 мең гектарда җир эшкәртелеп калдырыла.

Агрофирма директоры Радик Гыйсмәтов әйтүен-чә, сукалау эшләре озакламый төгәлләнәчәк.

- Бу – дүрт  экипажның – Николай Гусевнең һәм Зиннур Борһановның, Ән-вәр Гобәйдуллинның һәм Валерий Николаевның, Марат Алимовның һәм Анатолий Ивановның, Радик Кәбировның һәм Виталий Захаровның бер-берсен алыштырып, кырдан кайтмый эшләве бәрабәренә, дип тә өстәде ул. Көндез аларга “Нью-Холланд”та Илһам Исхаков та булыша икән. Шул рәвешле егетләр тәүлегенә 320-340 гектар җир эшкәртәләр. Агрофирма буенча барлык сөрү мәйданы – 16 мең гектар. Көннәр коры торганда бернинди тоткарлык та булырга тиеш түгел, шуңа механизаторларны кырга килеп ашату да, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү дә яхшы оештырылган. Моннан тыш “Дружба” аграрийлары трактор паркын яңарту өчен дә тырышалар. Моннан өч ел элек тирән сөрүче сука сатып алганнар. Җирне 28 сантиметр тирәнлектә сөрәләр. Киләсе елларда К-700 тракторлары сатып алырга ниятлиләр.

– Күп еллык тәҗрибәдән чыгып әйтәм: көздән ях-шы итеп сукалап калдыру өч яктан отышлы – беренчедән, җирне йомшарта һәм күтәрә, икенчедән, туфракны әйләндереп каплап барып сукалагач, чүп үләннәренең тамырлары өскә чыга, корыйлар, өченчедән, җир үзенә ки-рәкле дымны җыеп кала, - диде Радик Ринатович.

Әлеге арпа җирендә киләсе елга чәчеләчәк борчакның уңачагын шулай нигезләде ул. Аннан ерак түгел яшел келәм кебек тишелгән уҗым – көз-ге бодай да агрофирмада чәчү технологияләре төгәл үтәлүе хакында сөйли. Беррәттән Кырлаңгы җирендә уңган 160ар гектарда кукуруз һәм чөгендерне алу эш-ләре дә алып барыла. Директор әйтүенчә, беренчесе күп калмаган, аны силос базына ташыйлар, шул рәвешле, кышлыкка терлекләргә азык запасы туплана. Татлы тамырны чөгендер кабул итү пунктларына илтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International