Яңа чәчкеч һәм сабан урман хуҗалыгында кул эшен алмаштырачак

2019 елның 25 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Биектау районында Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыкларына урман үстерү өчен кирәк булган машиналарга, тагылма җиһазларга сертификатлар тапшырды. “Экология” илкүләм проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында республика һәм федераль бюджеттан бүлеп бирелгән средстволарга алынган 63 берәмлек техниканың икесе Буа урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эшен җиңеләйтәчәк.

– Безгә чыршы һәм нарат орлыкларын чәчү өчен биш рәтле чәчкеч һәм 30 сантиметр тирәнлектә җир эшкәртү мөмкинлеге бирүче сабан кайтарылачак. Мондый заманча техниканы күптән көттек, чөнки алар эшебезне тизләтеп кенә калмыйча, аның нәтиҗәлелеген дә үстерергә дә ярдәм итәчәк, – ди “Буа урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Сергей Кириллов. Моңа кадәр исә эшчәнлекләренең төп юнәлешләренең берсе урманнарны яңарту, үрчетү булган учреждение хезмәткәрләренә техниканың искерүе аркасында 14 гектар мәйдан биләүче питомникта чәчүне нигездә кул белән башкарырга туры килгән.  

– Болай эшләгәндә, тиешле тирәнлекне саклап, орлыкларның тигез төшүен тәэмин итеп булмый. Бигрәк тә нарат-чыршыларның вак орлыкларын чәчкәндә авыр. Бу инде ахыргы нәтиҗәдә тишелеш сыйфаты нык түбәнәя, дигән сүз, – ди Сергей Васильевич. Ә урманны, яшеллекне саклап калу иң беренче чиратта питомникта эшнең ни дәрәҗәдә башкарылуына бәйле. Чөнки андагы үсентеләр урман фондына күчкәнче 5-6 елга кадәр вакыт кирәк. Ә тулаем эш нәтиҗәләре нибары 10-15 елдан гына күренә. Шул ук чыршылар 10 сантиметр биеклеккә үсәр өчен дә ике ел кирәк.

Сергей Васильевич  әйтүенчә, алар ел саен урман фондын берничә  мең үсентегә тулыландыралар. Шулай ук төрле агач-куаклар шәһәр, авыллар урамнарына, юл буйларына утыртыла, чокырлы-чакырлы урыннарда туфрак юылуны кисәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International