Быел кыш шугалакны “Арктика” боз сарае артында да катырачаклар. Бүгенге көндә 1500 квадрат метр мәйданга бетон җәелде, бортлар алып кайтып урнаштырылды.
Районда кыш җиткән саен ачык һавада шугалак булдыру мәсьәләсе килеп туды. Аны кайда, кем ясарга тиеш? Бу эшне безгә район башлыгы Марат Җаббаров башлап калдырды һәм бүген аны район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камәртдинов үз контролендә тота. “Арктика” боз сарае артында боз мәйданчыгы калкып чыкты.
Спорт мәктәбе директоры Ирек Яраханов кыш көннәрендә балалар боз сараенда түгел, күбрәк ачык һавада шуарга тиеш, дигән фикердә. Бу сәламәтлек өчен кирәк. Әлеге шугалак Федераль программа буенча ясала. Буалылар Биектау районына барып, барысын да үз күзләре белән күреп, танышып кайттылар. Бүген әлеге мәйданчыкта миллион ярым сумнан күбрәк эш башкарылган. Быел боз катырып, биредә төрле чаралар оештырырга җыеналар. Мәктәп укучылары, теләгән кеше бирегә килеп шуа алачак.
- Безнең максат - “Хәерле боз” программасы кысаларында грантта катнашу, җиңүгә ирешү. Ул бик кызыклы: анда гаиләләр, хоккейчы кызлар, мәктәп командалары өчен ярышлар оештыру күздә тотыла. Мондый чаралар кайнар ризык, чәй эчүләр белән оештырылачак. Без, шугалакның кирәклеген раслап, грантта җиңәрбез, дип өметләнәбез. Аның акчасына җылытыла торган киенү-чишенү бүлмәләре төзетергә, өстәмә тимераяклар сатып алырга исәп. Хыялым әлеге мәйданчыкны җәйге айларда да файдалану. Барысы да без уйлаганча килеп чыкса, балалар сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен резина өслек җәеп, төрле чаралар оештырырга да була, - ди Ирек Вазыйхович. Шуарга яратучылар өчен ул һәрвакыт ачык, бушлай булачак.