ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Килдураз мәдәният йортында чыгыш ясады. Концерт программасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган. Кунакларны Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов сәламләде: "Без сезне республика программасы кысаларында ныклап төзекләндерелгән яңартылган клубта күрүебезгә шатбыз. Шуның аркасында бүген биредә матур концерт кичәләре үткәрү мөмкинлеге бар. Авыл клубы буш тормас, биредә алга таба да республика артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында мәдәни чаралар узар дип ышанасы килә. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм уңышлар телим".