Буада Госман мәчетенә 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Чирек гасыр элек шәһәр мөселманнары тырышлыгы белән шикәр заводы бистәсендә мәчет ачылды. Аны төзүгә район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр коллективлары, район халкы, район мөхтәсибәте, республика вәкилләре зур өлеш кертте. Госман мәчете бинасы районда гына түгел, республикада да иң беренчеләрдән булып махсус проект буенча төзелгән. 25 ел дәвамында мәчет, ислам дине үсешенә, берләшүгә ярдәм итеп, район халкына хезмәт итә. Тантаналы чарада Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов, якташыбыз - республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, районның элеккеге башлыгы Габделхәй Хәйруллин катнашты. Район мөхтәсибе Илмир Хәсәнов кунакларны сәламләде, тантанага килүләре өчен рәхмәт белдерде.25 еллык тарихка тукталды. Төзелешкә өлеш керткән һәркем хатирәләре белән уртаклашты, мондый юбилейларны тагын бер кат билгеләп үтү насыйп булуын теләде.