Буа районында техниканы кышкы сезонда карап тотуга планлы әзерлек бара. Шәһәр урамнарын тиешле санитар халәттә тоту, кышын юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен чаралар комплексы башкарыла, ул үз эченә юлларны чистарту һәм бозлавыкка каршы материаллар әзерләү өчен махсус техника әзерләүне ала. «Буа МПП ЖКХ» АҖ (инженерлык челтәрләре) техникасының кышкы чорга эзер булуы тикшерелде. Чарада Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов катнашты. Районда торак-коммуналь хуҗалык объектларының әзерлеге бүгенге көндә 100 процент тәшкил итә. "Кешеләрнең озак вакыт дәвамында ничек яшәячәге кышкы сезонга яхшы әзерләнүгә бәйле. Бүгенге көндә 12 берәмлек техника әзерләнгән, 700 тонна ком-тоз катнашмасы (антиголед) әзерләнгән. Смотр техниканың кышкы чорда эшләргә әзер булуын күрсәтте", - диде Ранис Рафис улы.