Бүген Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанага Буа муниципаль районы делегациясе дә чакырылган иде, аның составына "Мәдәният идарәсе" МКУ начальнигы Ринат Гыймранов, "Район мәдәният йорты" МБУ директоры Илнар Талипов һәм Күл Черкене авыл клубы җитәкчесе Гөлфия Газизова керде. Күл Черкене авыл клубы "Халык мәхәббәте"номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурста Татарстан Республикасының 1730га якын авыл клубы һәм мәдәният йорты катнашты. Сайлап алу өч этапта узды. Катнашучыларны 17 төрле критерий буенча бәяләделәр, алар арасында — техник җиһазлар, музыка кораллары, уен һәм спорт бүлмәләре, сәхнә костюмнарын яңарту, бина бизәлешенең сәнгати-эстетик дәрәҗәсе һәм башкалар.
