Бүген, 29 октябрьдә, «Бердәм РОССИЯ»Бөтенроссия сәяси партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең ХХХ конференциясе узды.
Конференция эшендә Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, район Советында депутат фракциясе җитәкчесе, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, шулай ук партиянең 59 башлангыч бүлекләреннән делегатлар, сәяси совет әгъзалары, «Яшь гвардия» вәкилләре, активистлар һәм тарафдарлары катнашты.
Конференция кысаларында партиянең Буа җирле бүлекчәсе җирле сәяси советы составындагы үзгәрешләр турында мәсьәлә күтәрелде. Яшерен тавыш бирү кысаларында "Бердәм РОССИЯ " партиясенең Буа муниципаль берәмлеге секретаре итеп Ранис Камартдинов сайланды.
Ранис Рафисович ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм ул безнең районның партия структурасын актив алып барырга, партиянең барлык мөһим вакыйгаларында катнашырга ниятләвен белдерде.
Конференция барышында шулай ук Боерган авыл җирлегенең «Боерган» беренчел бүлекчәсе секретаре, Боерган авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышеваны «Бердәм РОССИЯ»партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең иң яхшы башлангыч бүлекчәсе конкурсында катнашучы дипломы белән бүләкләү булды. Традиция буенча партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды. Шакир Шаһмед улы һәм Рәшит Корбангали улы тантаналы рәвештә аларны Әлфирә Гыймалдинова, Язгөл Садыйковага, Алена Семенычевага тапшырдылар.
Эш азагында "Бердәм РОССИЯ " партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ХХХІ конференциясенә Буа җирле бүлекчәсеннән делегатлар сайланды.