Бүген Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар старт алды.
Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Буа, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән спортчыларны Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов, "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов, ТР Волейбол федерациясе вәкиле Алексей Овощников сәламләде.
Чара кысаларында Буа муниципаль районы волейболчыларын бүләкләү булды, алар Татарстан Республикасы "Авыл яшьләре" XI җәйге авыл спорт уеннарында гомумкоманда беренче урынны һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе Президенты Кубогында 2019 елда сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында беренче урынны яуладылар.
Ранис Камартдинов районның 38 спортчысына Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды, ярышларда лаеклы нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.