Бүген Бикбовова Каламгөл Сәмигулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев юбилярга нык сәламәтлек, иминлек теләде, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
