Буа районы муниципаль хезмәткәрләре волейбол ярышларында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә өченче урынны алдылар. Икенче урынны Азнакай районы командасы, беренче урынны Казан шәһәре Башкарма комитеты яулады. Исегезгә төшерәбез, ярышларда республиканың Азнакай, Әлмәт, Баулы, Буа, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре спортчылары катнашты.
Безнең районнан ярышларда Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, "Буа муниципаль районының Контроль-хисап палатасы" муниципаль учреждениесе рәисе Рамил Әһлиуллин, Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов, Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов, Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Илдус Галиуллин, Аксу авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйретдинов, Алших авыл җирлеге башлыгы Александр Андреев, Буа муниципаль районы Советы Аппаратының юридик бүлек начальнигы Алмаз Сафин катнашты.
Тренер Марат Вәлиуллин.
Котлыйбыз! Яңа уңышлар телибез.