Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен безнең илдә 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәяси репрессияләр-илебез тормышында тулы бер чор, ачы һәм куркыныч. Совет власте елларында сәяси мотивлар буенча массакүләм репрессияләргә миллионлаган кеше дучар ителгән. Бу көнне нигезсез атып, репрессиягә дучар ителгән, төзәтү-хезмәт лагерьларына озатылган, ә туганнары озак елларга газаплануга дучар булган кешеләрне искә алалар.
Бүгенге көндә Буа муниципаль районында әлеге язмышка кагылышлы 16 граждан яши. Алар янына килеп азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Игътибарыбызның җылылыгы, кайгыртучанлыгы һәм Игелекле сүз аларга ышанычлы ярдәм итсен. Зыян күрүчеләрнең барысыныңда, аларның балалары һәм оныклары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


