Иминият булмаган чорлар стажга һәм пенсия күләмен исәпләүгә кертелә

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Интернет-ресурсларда иминият булмаган чорларны хезмәт стажыннан төшереп калдыру турында дөрес булмаган мәгълүмат таралуга бәйле рәвештә, РПФның Татарстан бүлеге гамәлдәге законнар нигезендә, яшь ярымга кадәр бала карау, армиядә хезмәт итү, инвалид һәм балачактан инвалид, 80 яшькә җиткән пенсионерны карау, гражданин бу вакытта эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертеләләр.

Моннан тыш, мондый чорның һәр елы өчен гражданинга билгеле бер баллар саны исәпләнә. Әйтик, беренче бала тәрбияләгән өчен – 1, 8 балл, икенче бала өчен – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала өчен -5,4 балл; чакырылыш буенча һәр ел армиядә хезмәт иткән өчен – 1,8 балл.

Әлеге чорлар стажга үткән яки алар артыннан эшләгән вакытта, аларның дәвамлылыгына карамастан, исәпкә алына. Пенсия билгеләгәндә, шул исәптән иминият булмаган чорларны да исәпкә алып, стажны санау тәртибендә бернинди дә үзгәрешләр булмаячак. Татарстан Республикасында иминият пенсиясен билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә, иминиятсез чорларда зачеттан баш тарту очраклары теркәлмәгән.

Мөһим! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу өчен яңа нигез барлыкка килде. Моның өчен гражданнарга озак сроклы иминият стажына ия булырга кирәк: ир – атлар өчен – 42 елдан да ким түгел, хатын-кызлар өчен-37 елдан да ким түгел. Әлеге норма пенсиягә яңа пенсия яше җиткәннән 2 ел алдан, әмма ир-атлар өчен 60 елдан , хатын-кызлар өчен 55 яшьтән да иртәрәк түгел чыгарга мөмкинлек бирә.

Әйтергә кирәк, бу очракта стажга эш һәм вакытлыча эшкә яраксызлык (больничныйлар) чоры гына кертелә. Ә менә бала карау һәм армиядә хезмәт итү вакыты вакытыннан алда пенсия алу хокукын бирүче озак вакытка исәпләнгән иминият стажына кертелми.

Әмма бу һәм башка чорлар (әйтик, эшкә сәләтсез затны карау; контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең ирле-хатынлы, алар эшкә урнаша алмаган урыннарда яшәү) пенсия балларында бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә.  Шуңа күрә гражданнарның барлык пенсия хокуклары озак сроклы стаж өчен пенсия билгеләгәндә исәпкә алына: бер чор пенсиягә хокукны билгеләү өчен, икенчесе — пенсия күләмен исәпләү өчен.

«Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның рәсми аккаунтларында социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга гына ышанырга киңәш итәбез», - дип билгеләп үтте РПФның ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Горячая линия ПФР 8-800-600-44-44

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27

Интернет-ресурсы www.pfrf.ru , sprrt.ru

   www.vk.com/pfr_rt,

   www.facebook.com/pfrrt,

 www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

 www.ok.ru/group/58408636907571

Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International