Буада эшмәкәрләр өчен «аерым тәрәзә» ачылды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Ул күпфункцияле үзәктә урнашкан.
«Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең эшкуарлыкны координацияләү бүлеге вәкиле Эльмира Гыйсмәтуллина эшкуарлар өчен кирәкле барлык мәгълүматлардан да ярдәм итәчәк.

Бүлеккә физик зат үз эшен ачкан вакытта хокук, финанс мәсьәләләре, эш урыннары булдырганда, кредитлар яки башка финанс ресурслары буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзмәшгульләр «Минем салым»кушымтасында бөтен мәгълүматны алырга мөмкин. Бүлек сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International