Язучы һәм шагыйрә Гөлнур Айзатның сигезенче китабы дөнья күрде. «Саф чишмә» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе, анда авторның авылдашлары, якыннары, дуслары, популяр җырлары турында кызыклы хатирәләр, җырлар тупланган, район ветераннар Советы бинасында узды. Гөлнур ханым китапка кергән хикәяләрнең, шигырьләрнең язылу тарихы турында сөйләде, популяр җыр башкарды.
Кичәдә катнашучылар аны бик теләп тыңладылар.