Санау санлыформатта узачак

2019 елның 1 ноябре, җомга

Татарстанда, шул исәптән  безнең районда да 2020 елның октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек бара. Хөкүмәт карары нигезендә республикада халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзелде.

Буа районында барлыгы  29 теркәү участогы формалаштырылды. Теркәүчеләр, йөкләнешнең уртача нормасыннан чыгып, билгеләнгән вакытта 600 йортны күздән кичерделәр. Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында  агымдагы елның июль аенда  районда теркәүчеләр өчен махсус укулар үткәрелде.

- Эшне яхшы итеп оештыру, аның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен әзерлек барышында, шулай ук җанисәп алу вакытында торак пунктларда адресларның төгәл һәм дөрес булуы шарты тора. Шул максаттан шәһәрдә һәм авылларда урам исемнәре язылган такталар, йорт номерлары яңартылды, - ди статистика бүлегененең баш белгеч-эксперты Марс Дәүләтшин.

Халык санын исәпкә алу 10 елга бер мәртәбә уздырылырга тиеш. Россия беренчеләрдән булып санлы форматта халык санын алуны уздырачак. Яңа алым югары сыйфатлы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, ә аларны эшкәртүгә вакыт азрак китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International