Килдураз авыл җирлегенең Иске Лашчы авылында үзара салым кертү һәм аларны куллану мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды.
Килдураз авыл җирлеге башлыгы З.З. Әхәтов авыл халкына әлеге торак пунктта һәм, гомумән, җирлек буенча нинди эш башкарылуы, үзара салым акчасы җәлеп ителүе турында сөйләде. Агымдагы елда бу җирлектә яшәүчеләр зур активлык күрсәттеләр һәм 100 процент үзара салым акчасын җыюны тәэмин иттеләр-ярты миллион сумга якын акча җыйдылар, 2 миллион сумга якын субсидия алдылар һәм бу акчаларны юлларны ремонтлауга, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерүгә юнәлттеләр.
Агымдагы елда үзара салым кертү буенча карар кабул итү процедурасы бераз үзгәрде. Элеккеге кебек үк, карарны җирлек буенча түгел, ә һәр торак пункт буенча аерым кабул итәләр. Иске Лашчы авылында яшәүчеләр күпчелек тавыш белән үзсалым җыю – 2020 елда да булырга һәм аны 500әр сум җыеп, юлларны төзекләндерү эшләрен дәвам итүгә юнәлдерергә дигән карарга килделәр.
Җыен авыл халкы өчен фикер алышу һәм мөһим карар кабул итү урынына гына түгел, ә коймак белән кайнар чәй өстәле артында киң күләмле очрашу һәм аралашу урынына да әверелде.