Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Яңа Тинчәле авылында кунакларны каршы алдылар.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллинның туган авылына Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде.

Буа районының Яңа Тинчәле торак пункты республиканың авыл җирлекләре арасында үткәрелгән конкурста иң төзек дип табылды. Кунаклар әлеге перспективалы авыл тормышы белән таныштылар. Кунакларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов, авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев авыл читендә каршы алдылар. Башта быел ачылган чишмәне, күлне карадылар. Кунаклар билгеләп үткәнчә, яхшы йортлар, социаль объектлар, хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу авыл халкының хезмәт сөючәнлеге турында сөйли. Биредә Президент программалары буенча күп эшләр башкарылды. Кече ватан турында даими кайгыртуы өчен авыл халкы Радик Гайзатуллинга рәхмәтле. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов кунакларны урта мәктәп белән дә таныштырды. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авыл мәдәният йортында башкала артистлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды.

Яңа Тинчәле авылында мондый очрашу өченче тапкыр уза. Радик Гайзатуллин аларның традицион булуын теләде. Авылдашларын тагын бер яңалык белән сөендерде: киләчәктә ТР Президенты программасы буенча футбол мәйданчыгы җиһазландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International