Тамаша районда эшләүче фольклор ансамбльләр чыгышы белән башланып китте. Сәламләү сүзе белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов чыгыш ясады. Ул Буа районының Дуслык, бердәмлек, татулык территориясе булуын ассызыклады.
- Күп еллар дәвамында төрле милләт вәкилләре районның икътисади һәм социаль үсешенә ярдәм итеп, кулга-кул тотынып эшлиләр. Авыл хуҗалыгында, җитештерүдә, эшкәртү сәнәгатендә сизелерлек уңышларыбыз бар. Бу-дуслык, уртак хезмәт нәтиҗәсе, - диде ул. Бәйрәм уңаеннан халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткән Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетлиновка, район мәдәният йорты каршындагы рус халык ансамбле җитәкчесе Вера Евдокимовага, чуаш милли автономия берләшмәсе җитәкчесе Владимир Ильинга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук 14 яше тулган буалыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.