«Яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында»Татарстан Республикасы Законы нигезендә иреклелек хәрәкәтен үстерү – дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу-җәмгыять, яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре үсешенең мөһим факторы.
Татарстан Республикасында иреклелек (волонтерлык) үсешен популярлаштыру һәм стимуллаштыру, әлеге юнәлеш үсешенең төп векторларын билгеләү максатларында, 2019 елның 28 ноябреннән 1 декабренә кадәр ирекле ярдәмчеләрнең (волонтерларның) «Мәрхәмәтле Татарстан» йомгаклау форумы (алга таба – Форум) узачак.
2012 елдан башлап Форум бөтен республикадан бер мәйданчыкта иреклеләр (волонтерлар) берләшмәсе активистларын берләштерә. Форумда Татарстан Республикасы ирекле (волонтерлык) берләшмәләре тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясау, шулай ук «Татарстан иреклесе-2019» республика конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен билгеләү булачак (алга таба – Конкурс). Форум кысаларында якындагы берничә елга Татарстан Республикасының мактаулы кунаклары катнашында волонтерлыкны үстерү буенча стратегик сессия узачак.
Форумда катнашу өчен гаризалар "Россия яшьләре" автоматлаштырылган мәгълүмат системасы сайтында 2019 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр, шулай ук урнаштырылган форма буенча http://dobrovolets.tatarstan.ru сайтында кабул ителә.