1-4 ноябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә V EurAsia Cup каратесы буенча халыкара турнир узды.Ярышларда 34 регионнан һәм 7 илдән 2250 спортчы катнашты.Әлеге ярышлар югары дәрәҗәдәге спортчыларны-Россия чемпионатлары призерларын,төбәк турнирларында җиңүчеләрне,танылган чит ил спортчыларын һәм хәтта ерак Тунис спортчыларын җыйды.V EurAsia Cup Мәскәүдә ноябрь ахырында узачак каратэ буенча дөнья чемпионаты алдыннан уздырылды.Турнирда каратэ буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Борис Прошин катнашты. Әлеге турнирда Буа муниципаль районының һәм Буа шәһәренең һәрьяклы каратэ Федерациясе,САПСАН көрәш сәнгате клубы спортчылары катнашты.
Турнирда(һәрьяклы каратэ) пьедесталның иң югары баскычына Буа спортчысы,мәктәпнең 6 сыйныф укучысы күтәрелде.Р. З. Сәгъдиев Смирнов Данила,ул шулай ук көмеш медаль дә яулады.
Алтын һәм көмеш медальне Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Смирнова Варвара яулады.
1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Риназ,2 нче номерлы мәктәп укучысы Низамов Әмир, М.Вахмитов ис. гимназиянең укучысы Реналь Идрисов берәр алтын медаль яуладылар.Кырык Садак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ислам Исламов бронза медаль яулады.
Нәтиҗәдә Буа шәһәре спортчылары Татарстан җыелма командасы копилкасына 9 медаль китерде, шуларның 6сы-алтын,2се-көмеш, 1се-бронза.