Республикада шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7% артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең гектардан җыеп алынган, ягъни бу культура мәйданнарының 99%. 2 млн 774,4 мең тонна татлы тамыр җыелган, узган елның шушы чорына 2 млн 131,7 мең тонна булган.
«Республика буенча шикәр чөгендеренең уртача уңышы 438,9 ц/га тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 105,8 ц/га яисә 31,7% ка артыграк», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.
Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, әлеге культураның иң зур уңышы Тәтеш районында-532 ц/га, бу күрсәткеч буенча икенче урында Зәй районы-516 ц/га, өченче урында Минзәлә районы-506 ц/га.
«Зәй районында шикәр чөгендере иң күп җыелган – 481,8 мең тонна. Шулай ук Буа һәм Сарман районнарында шикәр чөгендере җитештерү буенча лидерлар рәтендә, аларның күрсәткечләре – 359,8 мең тонна һәм 355,9 мең тонна», – дип билгеләп үтте Фәргать Зиннәтов.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 6 ноябрьгә ил буенча тулаем алганда, 1,07 млн.га мәйданнан шикәр чөгендере казып алынган, ягъни мәйданның 93,1% (2018 елда – 1,05 млн. га). Шул ук вакытта 49,5 млн. тонна (2018 елда – 38,7 млн. тонна) җыелган, уңдырышлылык-464,7 ц/га (2018 елда-369,4 ц/га).