Участковый Равил Ларин:“Халык өчен кечкенә проблема юк”

2019 елның 8 ноябре, җомга

Ел саен Полиция көне алдыннан бүлекнең йә алдынгы подразделениесе эшчәнлеге, йә тырыш хезмәткәрләре хакында язабыз. Быелгы язмабыз герое итеп  ун ай эчендә унике җинаять эше ачкан авыл “участковые” Равил Ларинны күрсәттеләр.

Яшь  әле ул. Әмма эш мәйданы берәгәйле -  участогындагы дүрт меңнән күбрәк кешеле Карлы, Иске һәм Яңа Суыксу, Нурвахит, Кайрево, Теңкәш авыллары. Яшәүчеләр арасында абруе да бар.  Өлкән яшьтәгеләре полицейский турында республика газетасына да язганнар. Яхшы яктан гына. Әнә, Карлы авылыннан Гөлфирә Әхмәдуллина: “Капка  алдында чит кеше тавыклары йөри иде, тиз җаен табып яптырып куйды, абыйның машинасының тәрәзәсен ваттылар, анда да булышты”, - дип язган. Күрәсез, авыл халкы өчен кечкенә проблема юк.

Мәкалә язу барышында шушы авылдан Дания апа Ибраһимова белән дә аралаштык.

– Элек полиция чакыртсаң, икәү-өчәү киләләр иде. Ә хәзер гозерем булса, ишек төбенә шушы егет килә дә баса: “Дания апа нинди йомыш?” -  ди. Отпуск ялында булса да шалтыратам. Полиция хезмәткәрләрен җәза бирүчеләр дип уйлыйлар, ә минем өчен Равил-  дус, киңәшче, ярдәмче, - диде ул.

Монысы кыскача халык мәхәббәте турында. Участок вәкиле бит әле ул, беренче чиратта закон бозучыларга каршы көрәшүче. Бу юнәлештә дә Равил Ларин алдынгы, бүлектәге коллегалары арасында беренче урында бара,- диде җитәкчесе.

– Мин милиционер улы, яшьтән әтинең хезмәтен күреп үстем. Отставкадагы подполковник буларак, ул хәзер дә киңәшләрен бирә. Төрле кеше бар, шуңа полицейский булу гына җитми, әле нечкә психолог һәм белемле тактик та булырга кирәк, ди әти, - ди лейтенант.

Кече Ларин гаиләдәге җәнҗалларга баргач, бу сүзләрнең дөреслегенә һәрчак инана. Шул рәвешле быел Равил Рәисович эзләүдә булган ир-атны таба. Аның кайда яшәгәнен белеп, берничә сәгать засадада утырып, тоткарлый. Фиктив рәвештә өенә чит ил гражданнарын пропискага керткән ир-атның гаебен ачыклый. Шулай ук “Контроль сатып алу” операциясе барышында дүрт кешенең законсыз алкогольле эчемлек сатуын терки.

Әлбәттә “участковый”ның эшләренең барысын да санарга мөмкин түгел, авылча әйтсәк, аларны тавык та чүпләп бетерә алмый.

– Шул эш режимына ияләшкән. Төнлә шалтыратсалар да чыгып китәм. Башкача була алмый, чакыралар икән, димәк халыкка кирәк, - ди егет тыйнак кына.

Менә шундый ул участок вәкиленең көндәлек эше. Сәгатьләр белән чикләнмәгән, кайчак рәхмәтсез булган, әмма җанга  якын хезмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International