Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов һәлак булган коллегаларының гаиләләре белән очрашты

2019 елның 8 ноябре, җомга

Полиция көне алдыннан район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов, хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булучы коллегаларның якыннарын чәй табыны артына җыйды. Ул алардан хәл-әхвәлләре турында сорашты, ярдәм кирәкмиме, дип кызыксынды. Барысы да Ренат Фиргать улына игътибар, ярдәм, хәтер өчен рәхмәт белдерделәр. Соңыннан полиция начальнигы, район җитәкчелеге исеменнән, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләре гаиләләренә матди ярдәм тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International