Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен, куркынычсызлык һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Полициядә хезмәт итү авыр, куркыныч, әмма игелекле эш, һәм сез һәрвакыт дәүләт һәм гражданнар алдында үз бурычыгызны намус белән һәм лаеклы итеп башкарасыз. Кеше тормышы һәм язмышлары сезнең оперативлыгыгызга һәм һөнәри осталыгыгызга бәйле.
Теләсә кайсы кешенең иң мөһим хокукын - шәхси куркынычсызлыкка һәм тыныч тормышка хокук тәэмин итүгә бәйле хезмәтне лаеклы башкаруыгыз өчен рәхмәт.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезне һәм полиция ветераннарын котлыйм, сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм катлаулы хезмәтегездә уңышлар телим!
Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов