Иске Мәртле авылында уникаль сөт-товар фермасы бар. Хуҗасы-Адав-Толымбай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Илгиз Әхмәтҗанов.
Кичә Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов аның коллективы белән очрашты.
Илгиз Гаделҗан улының "акыллы ферма" сында 810 баш мөгезле эре терлек бар, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 182 башка күбрәк. Ел башыннан бирле 411 бозау алынды.
Бөтен эш ферма мөдире контролендә - аның смартфонында көн буена программалаштырылган эш графигы. Өйдән чыкмыйча гына, ул технологик процессларны төзәтә ала.