Социаль яклау учреждениеләре һәм финанс учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашу узды

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Буа муниципаль районында шәһәрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә. Бүген Буа шәһәренең Ял итү үзәгендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов катнашында социаль яклау учреждениеләре һәм финанс учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашу узды.

Очрашу барышында катнашучылар үзара салым буенча җыелган акчага шәһәрне төзекләндерү буенча алып барыла торган эшләр белән таныштылар. Үз чиратында, катнашучылар Ранис Рафис улына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Ул буалыларның туган шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту буенча башкарылган эшкә ярдәм итәчәгенә, аны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертәчәгенә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International