Буада - « WorldSkils Russia 2019» чемпионаты

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

       Буа ветеринария техникумында  «Яшь профессионаллар «WorldSkils Russia 2019»  төбәкара чемпионаты башланды. Бәйгенең тантаналы ачылышында Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис  Камартдинов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисамутдинов катнаштылар. Чемпионатка килүчеләрне җылы сәләмләп, һәркайсының уңышлы чыгыш ясауларына ышанып, хәер-фатиха бирделәр. Шулай ук быел Казанда узган 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты WorldSkils Kazan 2019 чарасында катнашкан волонтер-укытучылар һәм волонтер- студентларны да  бүләкләделәр. Әлеге чемпионатның ачылышы ахырында катнашучылар һәм эксперт вәкилләре тарафыннан тантаналы ант  бирелде.

      Өч көн дәвамында Буа, Минзәлә, Әтнә районнарыннан килгән конкурсантлар “Ветеринария” белгечлеге буенча үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Аларга 15 эксперт-укытучы бәя бирәчәк.  Буа җирлегендә старт алган региональ чемпионатның бурычы –  үз һөнәр өлкәсендә иң яхшыларны билгеләү. Бүген югары бәягә генә түгел, киләчәктә дә перспективалы эшкә лаек икәнлекләрен  бу көннәрдә исбат итәчәкләр яшьләр. Студентларга уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International